Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда салкын һава торышы саклана

Дүшәмбедән җомгага кадәр республикада яңгыр һәм юеш кар көтелә.

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы территориясендә бу атнада салкын һава торышы сакланыр дип көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте кисәтә.

Ведомство мәгълүматларына караганда, 23-27 сентябрьдә республика циклонның тыл өлешендә булачак. Бу исә салкыннардан тыш, территориягә яңгыр, юеш кар һәм кар рәвешендәге явым-төшемнәр китерәчәк.

Иртәгә һәм берсекөнгә, 24 һәм 25 сентябрьдә, Татарстан Гидрометеорология үзәгенең алдан фаразлавы буенча, урыны белән явым-төшем көтелә. Ә төнлә һава температурасы +3тән -2 градуска кадәр булачак. Көндез исә +3..+8 градустан югарырак күтәрелмәячәк.

Бу көннәрдә төнлә һәм иртән юлларның аерым урыннарында бозлавык барлыкка килергә мөмкин. Бу хакта элек «Татар-информ» хәбәр иткән иде.

Пәнҗешәмбе көнне, 26 сентябрьдә, температура төшүе көтелә: төнлә +1..-4 градус тәшкил итәчәк, көндез исә +4..+9 градус булачак. Төнлә явым-төшем булу ихтималы аз, көндез яңгыр һәм юеш кар көтелә.

27 сентябрьдә Татарстан территориясендә шулай ук салкын һава торышы сакланачак, көндез явым-төшемнәр булырга мөмкин. Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә республика антициклон йогынтысына эләгәчәк. Явым-төшемнәр булу ихтималы аз, әмма температура фоны элеккегечә үк сакланачак.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/23/194110/

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев