Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда Сабантуй 4 июльдә онлайн-форматта узачак

Ул Сабантуй ТНВ телеканалында һәм «Болгар» радиосында трансляцияләнәчәк.

Бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов  узган республика киңәшмәсендә белдерде.
"Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында" Татарстан Республикасы законының 2 статьясы нигезендә, 2020 елның 4 июльне татар халык бәйрәмен Сабантуй үткәрү көне дип билгеләргә карар бирәм», — диелә документта.
Сабантуйны онлайн-форматта уздыру карары коронавирус пандемиясе белән бәйле. «Пандемия бераз чигенүгә карамастан, ул әле тәмамланмаган һәм халык өчен куркыныч тудыра. Шуңа күрә Сабантуйны онлайн итеп үткәрергә карар кылынды. Халык бәйрәмен Татарстан халкы гына түгел, бөтен дөнья халкы да карый алачак», — дип аңлатты ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев.
Ул Сабантуй ТНВ телеканалында һәм «Болгар» радиосында трансляцияләнәчәк, дип хәбәр итте. "Оештыру комитеты булдырылды, мәйданчыклар һәм сценарийлар әзерләнә. Онлайн-форматта Сабантуйның барлык гореф-гадәтләре, шул исәптән концертлар, көрәш, ат чабышлары, авыл хезмәтчәннәренең даны күрсәтеләчәк», - дип сөйләде Васил Шәйхрәзиев. Трансляция иртәнге 8дә башлана һәм 20.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.
Онлайн-Сабантуйда театр артистлары, җырчылар һәм сәнгать осталары катнашачак. Шулай ук тамашачылар белән интерактив оештырылачак-теләгән һәркем студия белән элемтәгә керә һәм турыдан-туры эфирга чыга алачак. "Болгар" радиосында призлар уйнатыла һәм викторина оештырылачак.

Моннан тыш, 10 июльдә Бөтендөнья виртуаль Сабантуй уздыру планлаштырыла.

Авылларда Сабантуй булмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев