Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда "Руль артында йоклама" проекты эшли башлады

Белгечләр фикеренчә, юл-транспорт һәлакәтенең 20 проценты руль артында йоклап китү белән бәйле. Татарстанда Казан Сәламәтлек саклау идарәсенең "Руль артында йоклама" пилот проекты эшли башлады. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә. Әлеге чара йокысы бозылган һәм дәвалау кирәк булган автотранспорт йөртүчеләрне ачыклау максатыннан профилактика буларак үткәрелә. Әлеге җитди авыру...

Белгечләр фикеренчә, юл-транспорт һәлакәтенең 20 проценты руль артында йоклап китү белән бәйле. Татарстанда Казан Сәламәтлек саклау идарәсенең "Руль артында йоклама" пилот проекты эшли башлады. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә. Әлеге чара йокысы бозылган һәм дәвалау кирәк булган автотранспорт йөртүчеләрне ачыклау максатыннан профилактика буларак үткәрелә. Әлеге җитди авыру "Апноэ сна" дип атала. Искәртеп үтик, 2016 елда Татарстанда зыян күрүчеләр теркәлгән 5073 һәлакәттә 451 кеше үлгән. Белгечләр фикеренчә, барлык юл-транспорт һәлакәтенең 20 процентка кадәре руль артында йоклап китү белән бәйле. Алар әйтүенчә, йокы бозылу синдромы яшерен, җитди проблема булып тора. Пилот проектта ПАТП-2, ПАТП-4, "Буревестник" транспорт компаниясе һәм башкалар катнаша. Анда эшләүчеләр махсус анкеталаштыру үтәчәк. Тест нәтиҗәсендә контроль төркем ачыклана. Йокылары бозылучылар ачыклангач, алар полисомнография - йокыны тикшерү үтәчәк. Чараны Казан Сәламәтлек саклау идарәсе, ЮХИДИ идарәсе, "Ваше здоровье" фәнни-тикшеренү сомнология үзәге һәм Казан дәүләт медицина университеты оештыра, дип хәбәр иткән Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев