Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда республиканың беренче хөкүмәте оешуга 100 ел тулуны билгеләп үтәләр

Беренче рәис итеп Сәхиб-Гәрәй Сәет Галиев сайланды.

Бүген АТСР халык комиссарлары советы — республиканың беренче хөкүмәте төзелүгә 100 ел тулды. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
1920 елның 27 маенда кабул ителгән «Автономияле Татар Социалистик Республикасы турында» Бөтенроссия үзәк башкарма комитеты Декреты нигезендә, дәүләт хакимияте аппараты җирле депутатлар советларыннан, үзәк башкарма комитеттан һәм АТСР Халык Комиссарлары советыннан тупланган.
АССР Советларының беренче гамәлгә кую Съезды 1920 елның 26-27 сентябрендә уза. Анда АТССРНЫҢ Үзәк Башкарма комитеты (ТатҮБК) сайланды. ТатҮБКның беренче пленар утырышы 28 сентябрьдә узды. Утырышта катнашучылар ТатҮБК Президиумын сайлау мәсьәләсен карадылар, очрашуда шулай ук республиканың беренче хөкүмәте — АТССР халык комиссарлары советы оештырылды, аның составына 15 кеше керде. Беренче рәис итеп Сәхиб-Гәрәй Сәет Галиев сайланды. Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/politics/28-09-2020/v-tatarstane-otmechayut-100-letie-obrazovaniya-pervogo-pravitelstva-respubliki-5774796

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев