Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда республика программалары хисабына юлларга 28 млрд сум сарыф ителгән

Рөстәм Миңнеханов Владимир Путинга 2017 елда республика юлларында гамәлгә ашырылган иң уңышлы проектлар хакында сөйләде.

( «Татар-информ»). Татарстанда республика программалары хисабына юлларга 28 миллиард сум акча сарыф ителгән. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда шул хакта хәбәр итте. Кремльнең матбугат хезмәте очрашуның тулы стенограммасын бастырып чыгарган.

Рөстәм Миңнеханов Владимир Путинга 2017 елда республика юлларында гамәлгә ашырылган иң уңышлы проектлар хакында сөйләде. Республика программалары хисабына бүленгән 28 миллиард сум акчага юлларга реконструкция һәм ремонт ясалган.

«Вак таш-ком катнашмасы - бик яхшы материал. Ул хәрәкәт аз булган авыл урамнарын ремонтлаганда кулланыла», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

Сөйләшүнең бер өлеше юллардагы полосаларның киңлеге үзгәрүгә багышланган иде. Татарстан Президенты хәбәр иткәнчә, республикада юлларның V категориясе эшләнгән, ул күпкә арзанрак тора.

«Бу - яхшы тәҗрибә. Бездә юллар башка илләрдәгегә караганда киңрәк. Әмма хәрәкәт интенсив булмаган урыннарда мондый ихтыяҗ юк», - диде Владимир Путин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев