Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда православларны Рус дәүләтендә христиан дине кабул ителгән көн белән котладылар

Татарстанның мәдәният министры православие дине вәкилләренә тәбрикләмә белән мөрәҗәгать итте, дип яза "Татар-информ".


Россиядә 28 июльдә Рус дәүләтендә христиан динен кабул итү көне билгеләп үтелә. Бу уңайдан Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин православие дине вәкилләренә котлау белән мөрәҗәгать итте, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.

"Хөрмәтле православие дине вәкилләре!

Сезне Рус дәүләтендә христиан динен кабул итү көне белән ихлас күңелдән котлыйм.

28 июльдә Россиядә иң төп дини бәйрәмнәрнең берсе - Рус дәүләтендә христиан динен кабул итү көнен билгеләп үтәләр. Бу дата ил тарихында мөһим көнгә әверелгән, аның мәдәни-тарихи үсешенә зур йогынты ясаган.

Христиан динен кабул итү Россиягә Европа дәүләтләре системасына тигез хокукларда керергә мөмкинлек биргән. Борынгы рус дәүләтенә - Византия мәдәниятенә, ә аның аша антик дөнья һәм Көнчыгышның дөнья цивилизациясе мирасына ишекләр ачылган.

Россиядә христиан динен кабул итүгә бәйле вакыйгалар безне Россия дәүләтчелеге барлыкка килгән елларга алып кайта, славян мәдәнияте, гасырлар дәвамында безнең дәүләтне ныгыткан ватанпәрвәрлек принциплары нигезендә Россиянең күпмилләтле халкының дине һәм аларны берләштерүнең чыганаклары турындагы истәлекләрне саклап калуга булыша.

Күпмилләтле Ватаныбыз тарихы - башка милләтләрнең мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә хөрмәт - илебезнең тотрыклы һәм алдынгы үсеш нигезе булуын раслау ул. Бәйрәм белән сезне!" - диелә министр тәбрикләмәсендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама