Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда почта бүлекчәсенә кораллы һөҗүм ясалган

Операторлар һәм хат ташучы җинаятьчегә каршылык күрсәткән. 17 августта эш көне тәмамланганда, Яшел Үзән районара почтасының 422530 "Васильево" почта бүлегенә башына битлек кигән һәм пистолетка охшаш предмет тоткан ир-ат һөҗүм иткән. Бу хакта "Вести Камаза" язып чыкты. Ул почта хезмәткәренә ату белән янап, акча алмакчы булган. Әмма хатын-кыз мәкерле затка...

Операторлар һәм хат ташучы җинаятьчегә каршылык күрсәткән. 17 августта эш көне тәмамланганда, Яшел Үзән районара почтасының 422530 "Васильево" почта бүлегенә башына битлек кигән һәм пистолетка охшаш предмет тоткан ир-ат һөҗүм иткән. Бу хакта "Вести Камаза" язып чыкты. Ул почта хезмәткәренә ату белән янап, акча алмакчы булган. Әмма хатын-кыз мәкерле затка каршылык күрсәткән. Аңа ярдәмгә бүлек башлыгы, тагын бер оператор һәм хат ташучы килгән. Нәтиҗәдә җинаятьче буш кул белән качкан. Хәзер аны полиция хезмәткәрләре эзли, диелә. Почта элемтәсе бүлеге башлыгы Лариса Самсонова сүзләренчә, 19 ел эшләү вакытында мондый очрак белән ул беренче тапкыр очраша. Мәкерле затка каршылык күрсәткән хезмәткәрләр "Россия Почтасы филиалы - "Татарстан почтасы" җитәкчелеге бүләгенә тәкъдим ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев