Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда пандемиягә карамастан дача амнистиясе буенча теркәлүгә мөрәҗәгатьләр саны кимемәгән

Идарә мәгълүматлары буенча, Татарстанда «дача амнистиясе» гамәлдә булган вакытта күчемсез милек объектларына барлыгы 750 меңнән артык хокук теркәлгән.

Коронавирус пандемиясе булуга карамастан, гражданнарның дача амнистиясе буенча төзелмәләрне теркәүгә мөрәҗәгатьләре саны кимемәде, дип сөйләде ТР буенча Росреестр идарәсенең физик затларның күчемсез милеген дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Энҗе Мөхәммәтгалиева.
«Хәзер пандемия белән бәйле рәвештә шәхси йортлар, шул исәптән бакча йортлары һәм бакча участокларында торак йортлар да ихтыяҗ зур. Кешеләр аларны тизрәк рәсмиләштерергә тырыша. Йортларда хәзер пропискада да, анда ел әйләнәсе яшәргә дә була", - дип белдерде Мөхәммәтгалиева.
Шулай ук үз-үзеңне изоляцияләү чорында күп функцияле үзәкләр ябылуга һәм гражданнарның хокукларын теркәү өчен документлар кабул итмәвенә карамастан, Росреестр үз эшен туктатмады, шул исәптән күчемсез милеккә хокукларны исәпкә алу һәм теркәү буенча да. Татарстан Росреестрында КФҮ эше яңартылганнан соң, күчемсез милекне рәсмиләштерү өчен документлар бирү ешайды.
Идарә мәгълүматлары буенча, Татарстанда «дача амнистиясе» гамәлдә булган вакытта күчемсез милек объектларына барлыгы 750 меңнән артык хокук теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев