Мөслим-информ

Татарстанда ноябрь аномаль җылы булу аркасында кызыл тал йокыдан «уянган»

Көннәр җылы тору сәбәпле, җылы якка очарга тиешле кошлар да китәргә ашыкмый.


(«Татар-информ»). Татарстанда ноябрь аномаль җылы булу аркасында кызыл тал йокыдан «уянган». Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына «Түбән Кама» милли паркының кече фәнни хезмәткәре Альберт Галиев хәбәр итте.

«Нәтиҗәдә, кышкы йокыга талган агачлар да «уянды», - дип искәртте Галиев.

Көннәр җылы тору сәбәпле, җылы якка очарга тиешле кошлар да китәргә ашыкмый. Алабугадагы Спас соборы янында, Тойма елгасы буенда «Кызыл китапка» кертелгән, Көньяк Европада кышлый торган чал тукранны әле дә күрергә мөмкин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: