Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда мәктәп каникуллары Covid-19 аркасында озайтылмаячак

Татарстанда яңа коронавирус йогышы аркасында мәктәп укучыларының көзге каникулларын озайту мөмкинлеген карамыйлар.

Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.
«Бүгенге көндә мәктәп каникуллары профилактика чаралары шартларында булачак, алар билгеләнгән. Балалар каникулларының озынаюы турында мәсьәлә хәтта фикер алышынмый", - дип билгеләп үтте ул.
Любовь Авдонина билгеләп үткәнчә, республикада балалар арасында яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны өлкәннәр арасыннан ун тапкыр кимрәк, шул ук вакытта аларның гомуми структурада өлеше үзгәрми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев