Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда «Минем тавыш» сайлаучыларның беренче онлайн-форумы узачак

Форум утырышлары даими — һәр ике атна саен 2020 елның 13 сентябренә кадәр барачак. Һәр тапкыр-яңа тема буенча. Форумның төп максаты-сайлау процессы турында тулы картинаны күрсәтү.

Татарстанда сишәмбе көнне сайлаучыларның “Минем тавыш” онлайн-форумы ачыла. Ул 13 сентябрьдә бердәм тавыш бирү көнендә, РФ Конституциясе буенча гомумроссия тавыш бирүдә татарстанлыларны көтә торган яңалыкларга багышланачак.

 «Минем тавыш» — сайлау законнарындагы үзгәрешләр буенча эксперт фикер алышу, сайлау процессының һәм тавыш бирү барышын күзәтү өчен даими мәйданчык.

Форум «Яңа чынбарлык: Татарстанда электрон елның новеллалары һәм үзенчәлекләре» дигән беренче пленар сессия белән ачыла. Аның эшендә Россия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Николай Булаев, ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев, Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева, «гражданнар контроле» ассоциациясе рәистәше Александр Брод һәм башкалар катнашачак.

Форум утырышлары даими — һәр ике атна саен 2020 елның 13 сентябренә кадәр барачак. Һәр тапкыр-яңа тема буенча. Форумның төп максаты-сайлау процессы турында тулы картинаны күрсәтү.

Форумда «Минем тавыш» проектының рәсми сайтында, YouTube социаль челтәрендә, Вконтакте социаль челтәрендә катнашырга мөмкин. «Минем тавыш» сайлаучыларның беренче онлайн-форумы 2020 елның 16 июнендә 14:00 сәгатьтә башлана.

Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/politics/15-06-2020/pervyy-onlayn-forum-izbirateley-moy-golos-proydet-v-tatarstane-5749676

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев