Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда М12 автоюлын төзү буенча эшче төркем төзелде

Татарстанда М12 «Мәскәү — Түбән Новгород — Казан» тиз йөрешле автомобиль юлын төзү мәсьәләсе буенча эшче төркем төзелде, аны республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов җитәкли.

Бу хакта ул республиканың Лаеш районы Каип авылында яшәүчеләр белән очрашуда хәбәр итте.
«Бүген Мин М12 тиз йөрешле автомобиль юлын проектлау һәм төзүне алып бару буенча эшче төркем төзү турында игълан итәм. Аның составына район халкы һәм хакимиятнең вәкаләтле органнары керде", - дип билгеләп үтте Хәнифов.
Аның сүзләренә караганда, эшче төркем федераль трассаны әзерләү һәм төзү вакытында — 2024 елга кадәр ачык режимда эшләячәк. Аның эше нәтиҗәсендә дәүләт хакимияте органнары төзелеш турында район халкы белән фикер алыша һәм аларның теләкләрен исәпкә ала алачак.
Республика территориясе буенча трассаның озынлыгы 142 км тәшкил итәчәк. Барлыгы 120 км/сәг тизлек белән дүрт хәрәкәт полосасы ясау планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев