Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда лицензияләре булган автобус йөртүчеләр саны дүрт тапкырга артты

Татарстанда лицензияләре булган пассажир автобуслары саны дүрт тапкырга арткан. Бу хакта Ространснадзор Урта Идел төбәкара дәүләт автомобиль юллары күзәтчелеге идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Радик Рамазанов хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, республикада лицензияләү шактый уңышлы узган. Гомумроссия лицензияләр реестрына Татарстаннан 8,5 мең автобус кертелгән. «Бу шактый зур күрсәткеч. 1124 лицензия бирелгән. Пассажир транспортына мәҗбүри лицензия бирү кертелгәнчегә кадәр бары 250 лицензия генә булса, хәзер бу сан дүрт тапкыр артты", - дип сөйләде Рамазанов.
​Шул ук вакытта ул кайбер предприятиеләр һәм оешмалар, шәхси хуҗаларның бу төр эшчәнлеккә лицензиясез автобуслар кулланылуын билгеләп үтте. 
«Без чагыштыру ясаганда, берничә автобус яки берәрсен реестрга кертергә оныткан предприятиеләрне ачыкладык. Белә торып лицензияләмәүчеләр дә бар, әмма Урта Идел төбәкара дәүләт автомобиль юллары күзәтчелеге идарәсе һәм ЮХИДИ әлеге транспорт чараларын ачыклый»,-дип өстәде Рамазанов.
Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/transport/01-12-2020/v-tatarstane-chislo-avtobusnyh-perevozchikov-s-litsenziyami-vozroslo-v-chetyre-raza-5789342

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев