Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда ковидка каршы чикләүләр коллектив иммунитет аркасында йомшармаячак

Республикада бизнесның күп өлеше катгый тыюларсыз эшли инде.

Татарстанда яшәүчеләрдә коронавирустан иммунитет булуга карамастан, бизнес өчен яңа ташламалар планлаштырылмый. Бу хакта брифингта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Бездә нинди дә булса катгый чикләүләр юк. Җәмәгать туклануы системасында билгеле бер чикләүләр бар, һәм алар ресторан эшчәнлегенә генә түгел, ә төнге, клуб эшчәнлегенә дә кагыла. Калган очракта, барлык таләпләрне һәм куркынычсызлык нормаларын үтәгәндә, бездә бизнес эшли, нинди дә булса катгый чикләүләр юк. Коллектив иммунитетны формалаштыру без коронавирусны җиңдек дигән сүз түгел", - дип билгеләп үтте Галимова.

Элегрәк татарстанлыларның яртысының диярлек коронавируска каршы антители булуы билгеле булды. Әмма мондый иммунитетның тотрыклылыгы төрле була, кайчагында антителлар вакыт узгач юкка чыга һәм кеше яңадан авыруга дучар ителергә мөмкин. Мондый очракларда табиблар вакцинацияне узарга киңәш итә.

«Яңалыкларда еш язалар, без күпмедер вакытка бездә күмәк иммунитет формалашыр дип көтәбез. Бу үз — үзеңне саклаудан туктарга кирәк дигән сүз түгел», - дип ассызыклады Лилия Галимова.

Коронавирустан вакцинация ясау турында тулырак sntat.ru тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/politics/14-01-2021/antikovidnye-ogranicheniya-v-rt-ne-budut-oslablyat-iz-za-kollektivnogo-immuniteta-5798837

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев