Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда коронавирустан тагын ике үлем очрагы теркәлгән

Сovid-19 тарала башлаганнан бирле республикада вирустан 64 кеше үлгән.

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда тагын ике кеше яңа коронавирус инфекциясеннән үлгән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шуларның берсе — 1945 елда туган ир-ат. Ул ике яклы пневмония белән республика клиник хастаханәсенә салына. Пациентның йөрәк-кан тамырлары системасының җитди хроник авырулары булган.

«Коронавирус булу лаборатор тикшерү нәтиҗәсендә расланган», — диелә министрлык хәбәрендә.

Covid-19 нәтиҗәсендә барлыкка килгән ике яклы пневмония белән 1959 елда туган Әлмәт кешесе дә шәһәренең йогышлы авырулар бүлегенә хастаханәгә салына. Авыруның хәле озакка сузылган йөрәк-кан тамырлары авыруларының кискенләшүе аркасында катлаулана. Үлемнең сәбәбе аутопсия нәтиҗәсендә билгеләнгән.

Татарстанда Сovid-19 вирусы тарала башлаганнан бирле 64 кеше үлгән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев