Татарстанда коронавирустан үлүнең 21 нче очрагы расланды
Халәт кайбер җитди хроник авырулар булу белән катлауланган.
Биектау районында яшәүче 1992 елгы ир-атны Республика клиник хастаханәсенең вакытлыча инфекцион госпиталенә 2 июльдә китергәннәр. Пневмония аркасында коронавирус инфекциясе катлаулана. Аны үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына тоташтыралар, бөерләренә терапия ясыйлар.
Халәт кайбер җитди хроник авырулар булу белән катлауланган. 8 июльдә әлеге кеше үлгән. Үлемнең сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән.
Вирус идентификацияләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев