Мөслим-информ

Татарстанда коронавирус инфекциясеннән үлүнең өч очрагы расланган

Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.

1957 елгы ир-ат яңа коронавирус инфекциясе белән хастаханәгә салына. Халәте йөрәк-кан тамырлары авырулары кискенләшүе фонында катлаулана.
1952 елгы хатын-кыз пневмония белән йогышлы госпитальгә китерелә. Йөрәк-кан тамырлары системасының хроник авырулары була.
1980 елда туган ир-ат хастаханәдән тыш пневмония белән хастаханәгә салына. Халәт хроник авырулар кискенләшүе фонында катлаулана.

Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.
19 октябрьгә 101 үлем очрагы теркәлгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: