Реклама
22 ноябрьгә булган мәгълүматларга караганда, Covid-19дан Татарстанда 131 үлем очрагы теркәлгән.
1944 елгы ир-ат ике яклы пневмония белән авырган коронавирус йогышы белән хастаханәгә китерелә. Хроник авырулары була.
1949 елгы ир-ат хастаханәдән тыш пневмония белән госпитальгә керә. Хроник авырулар була.
1957 елда туган ир-ат хастаханәдән тыш пневмония белән хастаханәгә салына. Халәте йөрәк-кан тамырлары авырулары кискенләшүе фонында катлаулана.
Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз