Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда коронавирус инфекциясеннән үлүнең 3 яңа очрагы теркәлгән

8 июньдә Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче 1946 елгы кеше Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсенә озатыла.

Аның ике яклы вируслы пневмония белән яңа коронавирус инфекциясенең авыр формасы диагностлаштырылган.Үлем 14 июньдә килеп чыга. 
1948 елгы Казан шәһәрендә яшәүче кеше 19 июньдә РКБ базасында ике яклы полисегментар пневмония белән авырган вакытлы йогышлы госпитальгә салына. Тикшерүләр узганнан соң Казан шәһәренең 16 нчы номерлы клиник хастаханәсенә күчерелә. Пациентның хәле авыр дип бәяләнә, кайбер хроник авырулары була. 1 июльдә үлем теркәлә. 
2 июльдә COVID-19 белән авыручыларны дәвалау бүлегенә 1976 елгы пациент яңа коронавирус йогышы белән килә. Хәле бик авыр дип бәяләнә. Авыру фонында ике яклы вируслы полисегментар пневмония авыру өзлегү була. Үлем 8 июльдә теркәлгән.
Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев