Мөслим-информ

Татарстанда коронавирус инфекциясеннән ике үлем очрагы теркәлгән

30 сентябрьгә COVID-19дан 76 үлем очрагы теркәлгән.

Татарстанда коронавирус инфекциясеннән ике үлем очрагы теркәлгән.

1948 елда туган хатын-кыз Яшел Үзән район үзәк хастаханәсенә ике яклы полисегментар пневмония белән хастаханәгә салына. Җитди хроник авырулары була. Коронавирус йогышы булу лаборатор тикшерү нәтиҗәсендә расланган.

1946 елда туган Саба районында яшәүче хатын-кыз Казан шәһәренең 2нче клиник хастаханәсенә ике яклы пневмония белән китерелә. Торышы хроник авырулар кискенләшүе аркасында начарлана. Үлемнең сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: