Мөслим-информ

Татарстанда коронавирустан ике үлем очрагы расланды

27 октябрьгә Татарстанда Covid-19дан 109 үлем очрагы теркәлгән.

1936 елгы хатын-кыз пневмония белән хастаханәгә китерелә. Йөрәк-кан тамырлары системасының хроник авырулары була. 
1941 елгы хатын-кыз яңа COVID-19 коронавирус йогышы белән хастаханәгә салына. Дәвалау йөрәк җитешсезлегенең кискенләшүе фонында катлаулана. 
Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән. 
27 октябрьгә Татарстанда Covid-19 109 үлем очрагы теркәлгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: