( "Татар-информ"). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 28 ноябрьдә, республикада көн дәвамында алмашынучан болытлы һава торышы саклана.
Явым-төшем көтелми, җилнең юнәлеше тотрыксыз һәм көчсез. Юлларда урыны белән бозлавык саклана.
Көндезге максималь һава температурасы Татарстанда - 0..-5, Казанда -1..-3 градус булачак.
Нет комментариев