Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда көчле томан көтелә

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, 9 октябрьдә республикада һәм Казанда төнлә һәм иртән урыны белән томан төшү көтелә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларга җитди куркыныч тудыра. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе томан вакытында автомобильдә хәрәкәт иткәндә, каршы як хәрәкәт полосасына чыгу, алда барган машинаны узудан баш тартырга киңәш итә.

Мондый һава шартларында юл-транспорт һәлакәтләре күп очракта алда хәрәкәт итүче автомобильгә бәйле рәвештә килеп чыга. Ике арадагы ераклыкны арттыру, тизлекне киметү мөһим. Кисәк туктаудан сакланырга, тизлекне салмак кына киметергә кирәк.

Йөртүчеләргә машиналарының техник ягына, бигрәк тә тормоз системасына аеруча игътибар бирергә кирәк. Мәктәп янында, юл чаты һәм күперләрдә, борылыш һәм авыш урыннарда хәрәкәт вакытында куркынычсызлык тәэмин итәрдәй тизлек сайлау сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев