Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда ипигә, майга һәм сөткә бәяләр кинәт артты

Ел дәвамында социаль әһәмияткә ия икмәк сортлары уртача 9-10 процентка, атланмай исә чирек тапкырга кыйммәтләнде, дип яза "Татар-информ".

Татарстанның дәүләт алкоголь инспекциясе хисап мәгълүматлары буенча, соңгы елда беренчел куллану товарларына бәяләр үскән. Бу хакта "Коммерсант" хәбәр итә.

2017 елның 1 июленә төбәк буенча "Дарницкий" икмәгенең 1 килограммына уртача ваклап сату бәясе - 37 сум 54 тиен. 2016 елның 1 июленә бәя 34 сум 28 тиенбулган. Шулай итеп, 9,5 процент үсеш күзәтелә. "Сельский" ипие 10,1 процентка кыйммәтләнгән - 1 килограмына 37 сум 75 тиеннән 41 сум 56 тиенгә җиткән. Беренче сортлы бодай оныннан ипи 43 сум 61 тиен булган, ( узган ел 39 сум 99 тиен) 9,05 процент арту күзәтелә.

Сөт продуктларына да бәяләр арткан. 1 процентка кадәрге майлылыктагы кефир 10,33 процентка кыйммәтләнгән. Быелның 1 июленә 1 килограммы 47 сум 17 тиен тора (бер ел элек - 42 сум 75 тиен булган). 1 килограмм каймакка уртача бәя, 15 процент майлылыкта, 141 сум 86 тиен тора. Ул алдагы елдагы бәядән 11,8 процентка кыйммәтрәк. Майсыз эремчек 225 сум 80 тиен, ягъни 11,3 процентка кыйммәтләнгән.

Шулай да иң кыйммәтләнгәне - сөт һәм май. 2,5 процент майлылыктагы сөтнең 1 килограммына июль аендагы бәя узган елгы 38 сум 50 тиен урынына 43 сум 82 тиен булып куйган. Үсеш - 13,8 процент. 1 килограмм "крестьян атланмае" бер ел эчендә 389 сум 53 тиеннән 489 сум 22 тиенгә кадәр, ягъни чирек тапкырга - 25,6 процентка арткан.

Экспертлар "социаль әһәмияткә ия продуктларга бәя арту калган төр товарларга караганда тиз дә, әкрен дә түгел" дип белдерә, аларның кинәт кенә артуы илдә реаль инфляция булуын дәлилли.

Социаль әһәмияткә ия продуктларга бәя арту халыкның кереме кимү фонында бара. Татарстанның статистика хезмәте мәгълүматлары буенча, 2017 елның гыйнвар-апрелендә Татарстанда яшәүченең уртача кереме аена 27,9 мең сум булган. Ел эчендә керем 3,2 процентка кимегән. Шул ук вакытта акча кереме кинәт 6,5 процентка, ә реаль керем (түләүләрдән тыш) 7 процентка төшкән. Шуның белән бергә төбәк хакимияте уртача хезмәт хакы арту турында хисап тота. Быел апрельдә төбәк буенча ул 30,55 мең сумны (ел эчендә номиналь үсеш 7,4 процент) тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X