Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда җиләккә барган 80 яшьлек бабай хатыны өстеннән машина белән чыккан

18 июль көнне Яӊа Чишмә районында тетрәндергеч аяныч хәл була. Үтәш авылында бергә гомер иткән олы яшьтәге пар УАЗ-«Патриот» машинасында җиләккә юнәлә. Авылдан ерак булмаган тарлавык янында 80 яшьлек бабай әбине машинасыннан төшерә һәм борылып куям дип, артка чигенә, дип язылган "Матбугат.ру" сайтында.

Әби кеше җиргә иелеп, җиләк алмакчы булдымы икән, анысы ачык түгел, артка чигенгән машина аның өстеннән чыга. Алган тән җәрәхәтләреннән ул урында җан бирә. Бу турыда Яӊа Чишмә районы сайты хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X