Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда ике машина кара-каршы бәрелешкән һәлакәттә ике кеше үлгән

Юл-транспорт һәлакәте бүген иртән М7 юлында булган.

(Казан, 6 март, «Татар-информ»). Татарстанның Минзәлә районында иртәнге сәгать алты тирәсендә ике машина кара-каршы бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше үлгән.

Якынча мәгълүматлар буенча, «Лада» белән идарә иткән 35 яшьлек хатын-кыз каршы як полосага чыккан һәм «ГАЗель» белән бәрелешкән. Бәрелешкәннән соң «Лада» автомобилен «Опель» кроссоверына «атып бәргән».

Юл-транспорт һәлакәтендә «Лада» автомобиленең йөртүчесе һәм пассажиры урында ук үлгән. Моннан тыш, йөк машинасы йөртүчесе дә имгәнгән. Аны хастаханәгә алып киткәннәр.

Фаҗига килеп чыгу сәбәпләрен ачыклыйлар.

Юл-транспорт һәлакәте шаһитлары сөйләвенчә, «Лада» машинасы Башкортстан Республикасы номеры белән булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X