Мөслим-информ

Татарстанда хэштеглар бәйгесе игълан ителде

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе 2017 нче елның 16 ноябреннән 2018 нче елның 16 февраленә кадәр хэштеглар конкурсы игълан итте. Аның темасы "Мин тәмәке тартмыйм һәм Сезгә дә киңәш итмим". Чара Халыкара тәмәкедән баш тарту көне һәм 2018нче елда Бөтендөнья тәмәкесез бер көнне (ул 31 майда үтә) билгеләп үтү, тәмәке тартуны киметүне, сәламәт тормыш алып баруны пропагандалау максатында үткәрелә. Конкурс шартлары турында тулырак мәгълүмат Роспотребнадзор идарәсенең http://16.rospotrebnadsor.ru/news сайтында уртнаштырылган

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: