Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда хатын-кыз тикшерүчегә пычак белән янаган 18 яшьлек егет хөкем ителгән

Суд егеткә, 2 еллык сынау вакыты белән, шартлы рәвештә 1,5 ел ирегеннән мәхрүм итү җәзасы билгеләгән. (Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Арча прокуратурасы 18 яшьлек егеткә карата гаепләүне дөрес дип тапкан, дип хәбәр итте республика прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев. Суд егетне «Вазифаи бурычларын үтәгәндә, хакимият вәкилләренә карата көч кулланып куркыту»...

Суд егеткә, 2 еллык сынау вакыты белән, шартлы рәвештә 1,5 ел ирегеннән мәхрүм итү җәзасы билгеләгән.

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Арча прокуратурасы 18 яшьлек егеткә карата гаепләүне дөрес дип тапкан, дип хәбәр итте республика прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

Суд егетне «Вазифаи бурычларын үтәгәндә, хакимият вәкилләренә карата көч кулланып куркыту» маддәсе буенча гаепле дип тапкан.

Әлеге егет 9 август кичендә Ермоловка авылында туганнары йортында исерек хәлдә булган һәм мәет табылу турындагы хәбәр буенча урынга килгән тикшерү төркемендәге хатын-кыз тикшерүчегә пычак белән янаган.

Егет тулысынча гаебен таныган һәм суд тикшерүеннән башка хөкем карары чыгаруны сораган.

Суд аңа, 2 еллык сынау вакыты белән, шартлы рәвештә 1,5 ел ирегеннән мәхрүм итү җәзасы билгеләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев