Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда «Халык контроле» системасындагы әйдәп баручы районнарны атадылар

Татарстан Министрлар Кабинетында «Халык контроле» системасының 10 айдагы эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясалды.


(«Татар-инфор»). Бүген Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская Татарстан Министрлар Кабинетында 2017 елның 10 аенда «Халык контроле» системасында башкарма комитетлары уңай эшчәнлек күрсәткән районнарны атады.

Исемлеккә Казан, Чаллы шәһәрләре, Түбән Кама, Әгерҗе, Арча, Актаныш, Баулы, Югары Ослан, Кукмара, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Чистай һәм Ютазы районнары башкарма комитетлары керде. Сәрия Сабурская сүзләренчә, эшчәнлекне бәяләгәндә, барыннан да элек, хәл ителгән мәсьәләләрнең проценты һәм гаризаларны карауның вакыты исәпкә алына.

Моннан тыш, Кеше хокуклары буенча вәкил узган еллар өчен моннан алдагы йөкләмәләрне үтәгән районнарны да атады. Алар - Азнакай, Актаныш, Алексеевск, Әлки, Баулы, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы, Мамадыш, Менделеевск, Мөслим, Яңа Чишмә, Саба, Сарман, Спас һәм Ютазы муниципаль районнары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев