Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда фермерлар өчен 30 млн. сумга кадәр яңа «Агропрогресс» гранты кертелә

Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре киләсе елдан «Агропрогресс» грантына дәгъва итә алачаклар. Аның суммасы 30 млн. сумга кадәр булачак.

Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

«Россия Федерациясендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында» Федераль закон нигезендә эшкуарлыкның микро- яисә кече эшкуарлык критерийларына җавап бирә торган авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр өчен (авыл территориясендә теркәлгән көннән 24 айдан артыграк гамәлдә булган) 30 млн. сумга кадәр күләмдәге «Агропрогресс» гранты кертелә. «Агропрогресс» - бу авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен грант (мәс.,җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләр), моңа КФХлар, ИПлар, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары керми, алар өчен аерым программалар эшли. Агропрогресс гаилә фермаларын үстерү буенча грантка бик охшаган, шул ук максатлар өчен тотыла:авыл хуҗалыгы продукциясен һәм аны эшләнмәләре продуктларын җитештерү, саклау, эшкәртү һәм сату базасын үстерү, моңа авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү, саклау һәм эшкәртү өчен яңа объектлар төзү, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү, саклау һәм эшкәртү өчен объектларны җайланмалар, авыл хуҗалыгы техникасы һәм махсус транспорт белән комплектацияләү, авыл хуҗалыгы терлекләрен (дуңгызлардан тыш), кош-корт һәм балык үрчетү материалы сатып алу), керә.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы билгеләп үткәнчә, тармакны алга таба үстерү бурычларын үтәү күп очракта кече хуҗалыклар эшенә бәйле, болар - 450 меңнән артык шәхси ярдәмче хуҗалык, 4 мең фермер хуҗалыгы, 2019 елда җитештерелгән 250,9 млрд.сумлык тулаем авыл хуҗалыгы продукциясенең яртысы –125,7 млрд. сумы аларга туры килә(КФХ - 25,4 млрд. сумлык(10%), шәхси ярдәмче хуҗалыклар - 100,3 млрд. сумлык (40%).

“Шәхси ярдәмче хуҗалыкмы, фермермы яки үзмәшгульме ул, нинди рәвештә эшләве мөһим түгел, республикада җитештерү белән шөгыльләнүче һәр кеше кадерле”, - дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X