Мөслим-информ

Татарстанда җепшек кар явуы көтелә

Синоптиклар фаразлавынча, юлларда бозлавык хасил булуы ихтимал.


(«Татар-информ»). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә - 9 ноябрьдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә.

Урыны белән җепшек кар һәм кар явачак. Юлларда бозлавык хасил булуы ихтимал. Җил төньяк-көнбатыштан һәм көнбатыштан исә, талгын.

Татарстанда һава температурасы төнлә - 0..-5, көндезге сәгатьләрдә -1..+4 градус булачак.

Казанда төнлә -2..-4, көндез +1..+3 градус булачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: