Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда «Эпиваккорон» вакцинасын тикшерү өчен 650 ирекле кешене сайлап алганнар

Татарстанда укытучылар һәм Роспотребнадзор хезмәткәрләре керәчәк 650 ирекле кешедән торган төркем «Эпиваккорон» коронавирусыннан тестлы вакцина алачак. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе матбугат секретаре Миләүшә Җамалиева сөйләде.

«Татарстанда 650 ирекле кеше сайлап алынды. Республиканың оператив штабы тарафыннан теркәлгән клиник тикшеренүләрдә катнашучы иреклеләр риск төркеменнән сайланачак: мәгариф өлкәсе һәм учакларда эшләүче Роспотребнадзор системасы хезмәткәрләре», - дип билгеләп үтте Миләүшә Җамалиева.
Ул Россия буенча тикшеренүләрдә РФнең биш субъектыннан 4 мең кеше катнашачагын әйтте.
Исегезгә төшерәбез, 14 октябрьдә Россиядә «ЭпиВакКорона» коронавирусыннан икенче вакцина теркәлде.
Вакцинаның төп аермасы вирус фрагментлары — синтетик пептид антигеннары булудан гыйбарәт. Иммун реакция китереп, препарат иммунитетны алга таба үстерергә ярдәм итә. Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/health/02-12-2020/v-rt-otobrali-650-dobrovoltsev-dlya-issledovaniy-vaktsiny-ot-covid-19-epivakkorona-5789679?utm_source=yxnews&utm_medium=desktop

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X