Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда COVID-19дан үлүнең 17 очрагы расланган

Үлемнең сәбәбе аутопсия нәтиҗәсендә килеп чыга.

Татарстанда бүген  COVID-19 белән авыруның 39 яңа очрагы расланган.

16 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 23 кеше өйдә дәвалана.

Иң күп авыручы 30дан 50 яшьтәге кешеләр

Татарстан шәһәрләре һәм районнары буенча Казанда – 21, Яр Чаллыда -7, Аксубай, Әлмәт, Биектау, Лаеш районнарында – 2, Балтач, Зәй, Саба районннарында берешәр очрак теркәлгән.

Барлыгы  3 июльгә Татарстанда 4673 очрак теркәлгән.

Татарстанда COVID-19дан үлүнең 17 очрагы расланган.

 Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче 1951 елгы кеше июнь башында COVID-19 вирусы һәм хастаханәдән тыш пневмония китереп чыгарган коронавирус инфекциясенең урта-авыр формасы булган 5нче шәһәр хастаханәсенә озатыла. Көчле миокард инфаркты һәм йөрәкнең ишемик авыруы булган. Үлемнең сәбәбе аутопсия нәтиҗәсендә килеп чыга.

Туганнарга һәм якыннарына кайгыларын уртаклашабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев