Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда COVID-19дан ике яңа үлем очрагы теркәлгән

Һәр очракта үлем сәбәбе аутопсия нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.

1950 елда туган хатын-кыз 5 июльдә авыр хәлдә Республика клиник хастаханәнең вакытлы госпиталенә китерелде. Ул ике яклы полисегментар пневмония һәм кайбер хроник авырулар белән хастаханәдән тыш катлаулы COVID-19 коронавируслы йогышына шикләнеп хастаханәгә салына. Үткәрелә торган терапия фонында 8 июльдә хәле кискен начарая һәм йөрәк эшчәнлеге туктала. Реанимация чаралары уңышсыз була, хатын-кыз үлә.
1961 елгы Татарстанда яшәүче кеше, хастаханәдән тыш ике яклы интерстициаль пневмония һәм яңа коронавирус йогышына шикләнеп, Әлмәт район үзәк хастаханәсе базасында провизор госпиталенә китерелә. Шул ук көнне барлык кирәкле тикшеренүләр узганнан соң хастаханәгә салына. 6 июльдә сулыш җитмәү билгеләре арту сәбәпле, ИВЛ аппаратына тоташтырыла. Пациентның хәле прогрессив рәвештә начарлана. 11 июль көнне ул үлә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев