Реклама
Республикада коронавирустан барлыгы 237 үлем очрагы теркәлгән.
Татарстанда Covid-19 инфекциясеннән тагын дүрт үлем очрагы теркәлде, дип хәбәр итә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.
Мәрхүмнәрнең өчесе ир-ат, берсе хатын-кыз. Ир-атлар 1927, 1930, 1982 елда туган. Хатын-кыз 1932 елгы.
«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — диелә ведомство хәбәрендә.
Шулай итеп, республикада коронавирус корбаннары саны 237 булды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз