Татарстанда Covid-19 дан ике үлем очрагы теркәлгән
9 сентябрьгә COVID-19дан 66 үлем очрагы теркәлгән.
Казанда яшәүче 1954 елгы хатын-кыз 12нче номерлы шәхәр клиник хастаханәсе базасында яңа коронавирус йогышы белән барлыкка килгән ике яклы пневмония белән вакытлыча йогышлы госпитальгә китерелә. Халәте йөрәк-кан тамырлары һәм эндокрин системаларының хроник авырулары кискенләшүе аркасында катлаулана. Вирус идентификацияләнгән. Үлемнең сәбәбе аутопсия нәтиҗәсендә билгеләнә.
1934 елгы ир-ат ике яклы пневмония белән хастаханәгә салына. Хроник авыруларның кискенләшүе нәтиҗәсендә хәле начарлана. Коронавирус йогышы булу лаборатор тикшерү нәтиҗәсендә расланган.
Татарстанда бүген 22 яңа COVID-19 белән авыру очрагы теркәлгән
Барлыгы 5563 кеше дәваланган.
Иң күп авыручы 30дан 60 яшькә кадәр кешеләр (13 кеше).
Татарстан буенча: Казанда – 14, Нурлат районында - 5, Кама Тамагы, Лаеш, Спас районнарында берешәр очрак теркәлгән.
9 сентябрьгә Татарстанда 6740 COVID-19 очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев