Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда чыгарылыш кичәсе уздыру күпмегә төшә?

Соңгы елларда чыгарылыш кичәсен купшы итеп уздыру өчен әти-әниләр бурычка бата, банклардан кредит ала башлады. Россия мәгариф министры Ольга Васильева моны башка сыймаслык хәл дип саный. Акча җыюга каршы көрәшергә вәгъдә итә. Ә бу бәйрәм өчен әти-әниләргә 10-40 мең сум акча түгәргә туры киләчәк. Акчасы булмаганнар да бар Министр фикеренчә,...

Соңгы елларда чыгарылыш кичәсен купшы итеп уздыру өчен әти-әниләр бурычка бата, банклардан кредит ала башлады. Россия мәгариф министры Ольга Васильева моны башка сыймаслык хәл дип саный. Акча җыюга каршы көрәшергә вәгъдә итә. Ә бу бәйрәм өчен әти-әниләргә 10-40 мең сум акча түгәргә туры киләчәк. Акчасы булмаганнар да бар Министр фикеренчә, чыгарылыш кичәсе мәктәптә үткән җылы бер тантана булырга тиеш. Быел мәктәпләрнең күпчелеге бәй­рәм­не гадирәк итеп үткәрергә теләк белдергән дә инде. Аны туй дәрәҗәсендә уздыруның акча туздыру икәнен аңлаганнар, күрәсең. Бәйрәмне ничек итеп оештыруны һәр мәктәп үзе хәл итә. Кайбер әти-әниләр гадилекне яратса, кемнәргәдер башкаларны шаккатыру кирәк. Күп очракта акча ягын карап тору юк. Бала бер генә бит! Бүген чыгарылыш кичәсе 4 һәм 9 нчы сыйныф укучылары өчен дә зур бәйрәмгә әйләнде. Аларның, дөресрәге, әти-әниләрнең унбе­рен­челәр­дән калышасы килми. Дүртенче сыйныфны тәмам­лаучылар өчен чыгымнар уртача 5-6 мең сумга төшә. Казанда яшәүче Лена Яруллина гаи­ләсенә бу икеләтә кыйммәткә чыгачак. Игезәк балалар тәрбияли алар. "Акчаны ел дәвамында әкренләп тапшырдык. Бүләк­ләргә - 1 мең, альбомга - 1300, чыгарылыш кичәсенә дип 2 мең 600 сум акча бирдек", - ди Лена. Редакциябезгә дә бәйрәмгә акчаны күп итеп җыялар дип хат язучылар булды. "Укытучыларга дип конвертка 10 мең сум акча салу, директорга сертификат бирүләр ошамады. Бөтен әти-әниләрнең дә мөмкинлеге юк", - ди борчылган иде Зәлидә ханым. - Балабыз быел 9 нчы сый­ныф­ны тәмамлады. Чыгарылыш ки­чәсен бездән башка гына коттедж­да үткәрергә тели. Аның өчен акча җыю турында сөй­ләшмәдек әле. Чәчәкләр алырга - 1200, фотоальбомга 1500 сум биргән идек. Ел дәвамында итәк-җиңнәрне җы­ярга туры килде. Ай саен аз-азлап җыеп бардык, - ди Казанда яшәү­че Наилә Бәдертдинова. Аны кирәксенмәгәннәр дә бар икән. "Безнекеләр чыгарылыш кичәсен бөтенләй уздырып тормый. Тугыздан соң нигә кирәге бар аның? "Соңгы кың­гырау" бәй­рә­мендә бергәләп табигатькә чыккан идек. Безгә шул да җитә. Фотоальбомга һәм табынга дип 2 мең сум акча җыйдык", - ди Түбән К­а­ма­да яшәүче Ләйсән Нәгыймова. Селфи ясарга вакыт калмый, диделәр... Бәйрәм уздыргач, акчасыз булмый инде ул! Бу сүзне хәзер әти-әниләр генә түгел, балалар да әйтә. "Әти-әниләргә акча түгәргә кирәк дип борчылып булмый бит инде? Бу бәйрәм безнең тормышта бары бер генә булачак. Ул истәлекләрне еллар үткәч тә сагынып искә алырбыз. Бәйрәмдә кафеда утырачакбыз. Анда һәр кешегә 800 сум түләргә кирәк. Әти-әниең белән киләсең икән, 2 мең 400 сум дигән сүз. Бармыйбыз диючеләр юк, - дип сөйли авыл укучысы Фирзәр. - Кафе кичке сәгать 10га кадәр генә эшли. Аннан фазендага китәчәкбез. Анда җырлап, биеп, таң атканчы бәйрәм итәчәкбез. Сыйныфта укучы кызларның бәйрәм көнне кыяр, помидор, суган турыйсы килми. Фотога да матур итеп төшәселәре килә. Селфи ясыйсылары да бар бит. Шулай итеп, кызлар-йолдыз­ларга каршы килә алмадык. Бәй­рәмдә бернинди хәмер дә булмаячак. Әти-әниләр кизү торачак". Балалар өчен яшибез! Җырчы Наил Табанаковның да кызы мәктәпне тәмамлый икән. Наилә башкалабызның 24 нче мәк­тәбендә бары яхшы билге­ләргә генә укыган. Машина танык­лыгы да бар икән инде. "Нинди белгечлек сайлаячагын әйтә алмыйм. "Тумаган тайның билен сындырмыйлар", - диләр­ме әле? Ләкин җырчы да, икътисадчы да, табиб та булмаячак. Өч фәннән БДИ тапшырачак. Математикасын биреп кайтканда кәефе яхшы иде. Әле вузның үз имтиханнары да бар. Татарстаннан читкә китмәячәк, - дип сөйли Наил. - Чыгарылыш кичә­сенә кил­гәндә, кызыбыз күлмә­кне октябрь аеннан бирле эз­ләде. Тапты инде. Күлмәге 10 мең сум тирәсенә төште. Чәчен ясаучы, бизән­де­рүчене дә чакыртабыз. Бәй­рәмне ресторанда уздырырга уйлаштык. Мәктәп белән хушлашу барысы 30 мең сумга төшә. Бәйрәмне үз балаларыбызга оештырабыз бит. Алар өчен яшибез. Без үзе­­без аны урманга барып, шашлык пешереп уздырган идек. Ул вакытта акча белән бу кадәр уйнамыйлар иде". Чыгарылыш кичәсе уздыру күпмегә төшә? Бәйрәм күлмәге, өс-башы: 3-20 мең сум. Чәч, бит ясату: 1,5-3 мең сум. Фотоальбом: 1,5-3 мең сум. Бәйрәм өстәле: 2-4 мең сум. Тәрбиячеләргә, укытучыларга бүләкләр: 1-2 мең сум. Шоу-программа: 1,5-3 мең сум. Фотога, видеога төшерү: 1-2 мең сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев