Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда буран

15 гыйнварда бераз кар явуы көтелә, иртән 3-8 градус салкын булса, аязганда - 12 градуска кадәр. 16 гыйнварда урыны белән бераз кар явуы көтелә, иртән температура 8-13 градус салкын тәшкил итәчәк, аязганда - 18 градуска кадәр салкын, көндез - 7-12. 17 гыйнварда төнлә явым-төшемсез диярлек, көннең икенче яртысында республиканың көнбатыш...

15 гыйнварда бераз кар явуы көтелә, иртән 3-8 градус салкын булса, аязганда - 12 градуска кадәр.

16 гыйнварда урыны белән бераз кар явуы көтелә, иртән температура 8-13 градус салкын тәшкил итәчәк, аязганда - 18 градуска кадәр салкын, көндез - 7-12.

17 гыйнварда төнлә явым-төшемсез диярлек, көннең икенче яртысында республиканың көнбатыш районнарында кар явачак, буран көтелә. Казанда 3 мм га кадәрге явым-төшем явуы көтелә. Кич буран чыгуы ихтимал. Урыны белән 17 метрга кадәр җил. Температура 12-17 градус салкын, аязганда - 22 градуска кадәр. Көндез - 6-11 градус салкын.

Дүшәмбе юеш кар явуы, буран һәм бозлавык булуы көтелә, 18 м/с тизлектә җил. Төнлә температура 7-12 градус салкын булса, көндез - 0-5 градус.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев