Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда бронхиаль астма диагнозы белән исәптә 40 меңләп кеше тора

Рөстәм Фәссахов бу чир белән авыручылар саны артуын билгеләп узды.

("Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда бүгенге көндә бронхиаль астма диагнозы белән диспансер исәбендә 20 меңнән артык олы кеше һәм 20 мең бала тора. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында бронхиаль астмага каршы көрәш көненә багышланган матбугат конференциясендә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш аллерголог-иммунологы Рөстәм Фәссахов белдерде.

Аның әйтүенчә, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, бүген дөньяда 225 млн нан артык кеше бронхиаль астмадан интегә. Россиядә бу чир белән авыручылар 5 млн нан артык кеше тәшкил итә.

"Сер түгел, бронихиаль астма дип һәрвакыт төгәл диагноз куеп булмый. Шушы чиргә охшаш башка диагнозлар күп. Кайвакыт шул башка диагнозлар артында нәкъ менә бронхиаль астма тора", - ди Рөстәм Фәссахов. Ул бронхиаль астма белән авыртучылар саны артуы күзәтелүен белдерде. "Бу диагноз дөрес куелу белән бәйле. Бу хәерлегә, чөнки бронхит булганда, антибиотик билгелиләр, ә бронхиаль астма булганда, бөтенләй башкача дәвалау кирәк", - ди белгеч.

Рөстәм Фәссахов бронхиаль астма белән авыручыларның дәүләт хисабына дәвалануын белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев