Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда бәрәңге уңышы югары һәм түбән районнар мәгълүм - исемлек

(Казан, 13 сентябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Республика районнары бәрәңге уңышын җыярга кереште. Татарстанда иң югары уңыш Алабуга басуларында күзәтелә. Биредә гектарыннан 322 центнер күләмендә бәрәңге җыялар. Питрәч, Минзәлә районнарында да уңыш мактанырлык: гектарыннан 300 центнер чыга. Түбән Камада - 292, Буада - 280, Тукай районында - 273, Әлкидә 250 центнер...

(Казан, 13 сентябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Республика районнары бәрәңге уңышын җыярга кереште.

Татарстанда иң югары уңыш Алабуга басуларында күзәтелә. Биредә гектарыннан 322 центнер күләмендә бәрәңге җыялар. Питрәч, Минзәлә районнарында да уңыш мактанырлык: гектарыннан 300 центнер чыга. Түбән Камада - 292, Буада - 280, Тукай районында - 273, Әлкидә 250 центнер бәрәңге җыялар.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча иң түбән уңыш Актанышта күзәтелә. Биредә гектарыннан 100 центнер күләмендә бәрәңге җыеп алына. Аксубай, Мамадыш, Теләчедә 160 центнер, Биектауда 180 центнер, Балтачта 187 центнер бәрәңге алына.

Актаныш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов сүзләренчә, районда җитештерелгән бәрәңге биредәге халык ихтыяҗын канәгатьләндерергә җитә.

"Без күпләп бәрәңге үстерүче район түгел, моның белән районда берничә хуҗалык кына шөгыльләнә. Бәрәңге алуга әле яңа гына керештек, шуңа да уңыш хакында сөйләргә иртәрәк. Ниндидер зур күрсәткечләр артыннан да кумыйбыз, булганының бәрәкәтен күрергә язсын", - диде ул "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә.

Республика буенча уртача уңыш гектарыннан 216 центнер тәшкил итә. Хәзергә 15,2 мең тонна бәрәңге казылган. Икенче икмәкнең мәйданы 6211 гектар тәшкил итә. 13 сентябрьгә шуның 11 проценты казылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X