Татарстанда бүген 25 яңа COVID-19 белән авыру очрагы расланган
Барлыгы 5898 кеше дәваланган.
Татарстанда бүген 25 яңа COVID-19 белән авыру очрагы расланган.
2 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 23 кеше өйдә дәвалана.
Яшь төркемнәре буенча иң күп авыручы 30дан 50 яшькә кадәрге кешеләр (12 кеше).
Татарстан буенча Казанда – 14, Саба районында -3, Әлмәт, Яшел Үзән районнарында -2, Буа, Биектау, Лаеш, Питрәч, районнарында берешәр очрак теркәлгән.
Барлыгы 19 сентябрьга Татарстанда 6974 COVID-19 белән авыру очрак теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев