Татарстанда бүген 25 яңа COVID-19 белән авыру очрагы расланган
2 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 23 кеше өйдә дәвалана
Яшь төркемнәре буенча иң күп авыручы 30дан 76 яшькә кадәрге кешеләр (20 кеше).
Татарстан буенча Казанда – 19, Лаешта - 3, Югары Ослан, Питрәч, Бөгелмә районнарында берешәр очрак теркәлгән.
Барлыгы 25 сентябрьга Татарстанда 7112 COVID-19 белән авыру очрак теркәлгән.
Барлыгы 6005 кеше дәваланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев