Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда беренче булып «Спутник V» коронавирусыннан вакцина медицина хезмәткәрләре алачак

Вакцинация алдыннан медикларга ПЦР-мазок һәм Covid-19 антителенә тест ясалачак.

Татарстанда беренче булып медицина хезмәткәрләре «Спутник V» коронавирусыннан вакцина алачак. Бу хакта ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков сөйләде.
«Киләсе атнада безгә беренче мең доза (“Спутник V“вакцинасы) килер дип планлаштырабыз. Беренче чиратта медицина хезмәткәрләре, бигрәк тә авыру коронавирус белән хезмәттәшлек итүчеләр вакцинацияләнәчәк», – дип билгеләде Владимир Жаворонков.
Министр урынбасары вакцинацияне эш урыннары буенча оештыралар, дип өстәде. Аны поликлиникалардан мобиль бригадалар үткәрәчәк.
Прививка ясатыр алдыннан медикларга коронавируска антителларга тест ясалачаклар һәм ПЦР-мазок алачаклар. Алар өчен процедуралар бушлай булачак.
Барлык әзерлек чаралары башланган инде, препаратны саклау өчен урыннар әзерләнгән, дип сүзен йомгаклады Жаворонков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X