Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда "Бердәм Россия" праймеризында катнашу өчен документлар кабул итү төгәлләнә

Хәзерге вакытта оештыручылар 94 кешене теркәгән.

Татарстанда «Бердәм Россия»нең башлангыч тавыш бирүдә катнашу өчен документлар кабул итү төгәлләнеп килә. Хәзерге вакытта оештыручылар 94 кешене теркәгән. 
Партиянең башлангыч тавыш бирү процедурасында катнашырга теләк белдерүчеләрнең яртысы — волонтерлар, җәмәгатьчелек һәм социаль өлкә вәкилләре. Һәр өченче кандидатны кече һәм урта бизнес тәкъдим итә. 
Шул ук вакытта партияне тәкъдим итәргә теләүчеләрнең якынча 30% ы 35 яшьтән яшьрәк. Алдан тавыш бирү барышында республика халкы Россия Дәүләт Думасына көзге сайлауларда катнашачак кандидатларны сайлаячак. 
«Бердәм Россия» нең алдан тавыш бирү 24 майдан 30 майга кадәр ачык модель буенча узачак — анда ил территориясендә теркәлгән барлык сайлаучылар да катнаша ала. Волонтерлык берләшмәләре вәкилләре һәм төрле коммерцияле булмаган оешмалар лидерлары законлы һәм үтә күренмәлелеген күзәтеп торачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X