Реклама
Кичә кич Казанның Вахитов районындагы бер шәхси йортта зур янгын чыккан. Бәхеткә, бу йортта беркем дә яшәмәгән, ни булып бетүен уйларга да куркыныч. МЧС зыян күрүче юк дип белдерә.
Янгынны 30 минут эчендә сүндерсәләр дә, фотолардан күргәнегезчә, йорттан кара күмерләр генә калган. Алла сакласын! Хәзер шундый куркыныч янгын чыгуның сәбәпләрен тикшерәләр.
Тулырак: "Матбугат.ру" сайтында.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз