Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда бер эшсез кешегә 4,5 вакансия туры килә

Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,53 процент тәшкил итә.

"Татар-информ".

9 октябрьгә республикада рәсми рәвештә теркәлгән 10 733 эшсез граждан исәпләнә. Эш бирүчеләр исә 48 497 вакансиягә ихтыяҗ булуын хәбәр иткән. Бу турыда ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Шулай итеп Татарстанда бер эшсез кешегә чама белән 4,5 вакансия туры килә. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,53 процент тәшкил итә. 

Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,22 кеше тәшкил итә.

Хисап атнасында 581 татарстанлы эшсез дип танылган. Эшсезләр саны узган хисап датасына караганда 44 кешегә күбрәк. Хисап атнасында эш бирүчеләр 2 413 вакантлы эш урыны тәкъдим иткән.

Яңа эшсезләрдән 545 кеше элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 34 граждан оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эшсезләр эш

Реклама
Реклама
2
X