Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда бер ел эчендә 1,7 мең км дан артык автомобиль юллары төзелде һәм ремонтланды

Татарстанда быел 1,7 мең км дан артык юл төзелде, реконструкцияләнде һәм капиталь ремонтланды, шул исәптән 433 км төбәк автоюллары. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте.

«Быел 721 км муниципаль юл төзелде һәм ремонтланды. Без ишегалларын да исәп-хисапка алабыз. Әгәр 2,6 млн кв. метрны җиде метрлы юлга санап карасак, бу 370 км юл тәшкил итә", - дип сөйләде Транспорт министрлыгы башлыгы.
Татарстанда бер ел эчендә 61,76 км төбәк автомобиль юллары, дүрт юлүткәргеч һәм 13 күпер төзелде һәм реконструкцияләнде; төбәк әһәмиятендәге 371,6 км автомобиль юллары һәм алты күпер ремонтланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев