(Казан, 19 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстанда 11нән 17 сентябрьгә кадәр йогышлы эчәк авыруы белән 398 очрак теркәлгән. Бу хакта Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Авыру күрсәткече - 100 мең кешегә 13,9 очрак туры килә. Алдагы атна белән чагыштырганда авыручылар саны 2,9 процентка кимегән.