Татарстанда бер ана баласына кальян биргән
Балтач районы прокуратурасы кечкенә баласына кальян тартырга биргән ана төшкән видеоны тикшерә, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ"га күзәтчелек ведомствосыннан.
Социаль челтәрләрнең берсендә яшь ананың, дуслары белән күңел ачып утырганда, сабыена кальян тартырга биргән видео пәйда булды. Беренчел мәгълүматлар буенча, видео Балтач районында төшерелгән, дип яза Татар-информ.
Видео социаль челтәрләрләрдән файдаланучыларда каршылык тудырган. Прокуратура шунда ук гаилә иминлеге профилактикасы турындагы законның үтәлешен тикшерә башлаган.
Хәзергә вакытка ачыкланганча, видеороликта сул якта Балтач районында яшәүче хатын-кыз төшкән. Аның баласы дус кызының тезләрендә утыра, һәм сабый кальян трубкасын алып тарта башлый, әмма моңа берәү дә игътибар итми.
Прокуратура тикшерүе нәтиҗәләре ата-ана вазифасының ничек үтәлүе турында нәтиҗә бирер. Шулай ук социаль-куркыныч булган гаиләләрдәге балаларны ачыклауга профилактика системасы органнары эшенә дә бәя биреләчәк.+
Закон бозылу очрагы ачыкланса, прокуратура тиешле чара күрәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев