Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда балаларны беренче сыйныфка кабул итүдән баш тартуның 16 очрагы теркәлгән

Шикаятьләрне тикшерү барышында Чаллының 76нчы гимназиясе директоры Марсилә Сабирова эшеннән азат ителгән, дип яза "Татар-информ".


Быел ТР Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментына балаларны беренче сыйныфка кабул итүдән баш тартуга бәйле 16 шикаять килгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ведомство җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова хәбәр итте.

16 шикаятьнең 10сы Чаллының 76нчы гимназиясе администрациясенә карата бирелгән. Тикшерү барышында ачыкланганча, белем бирү оешмасы «Мәгариф турында»гы Федераль законның 67нче маддәсен бозган. Әлеге факт буенча беркетмә төзелеп, эш судка тапшырылган.

«Балаларын беренче сыйныфка кабул итүдән баш тартуга бәйле рәвештә, ата-аналардан күпсанлы мөрәҗәгатьләр килде. Мәктәп администрациясе моны урыннар булмауга сылтый. Без гаризаларның кайчан тапшырылуын өйрәнгәч, аларның күбесе мәктәпкә кабул ителгән балаларның гаризаларыннан алданрак бирелүен ачыкладык. Законны белмәү җаваплылыктан азат итми. Суд карары нигезендә гимназия директоры җинаять җаваплылыгына тартылды һәм эшеннән азат ителде», - дип ассызыклады Гөлнара Габдрахманова.

Шунысын да искәртик: балаларны беренче сыйныфка кабул итү 1 февральдә башланып, 1 июльдә төгәлләнә. «Мәгариф турында»гы Федераль закон нигезендә, мәктәпкә 6,5-8 яшьлек балалар кабул ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев